Казанда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» конкурсы җиңүчеләрен билгелиләр. Җиңүчеләрнең һәркайчы тиешле грант алачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Бүгенгә эксперт комиссияләре тарафыннан заявкалар каралган, конкурста җиңүчеләрнең башлангыч исемлекләре төзелгән һәм расланган. Министрлыкның конкурс комиссиясе, бу елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча, башлангыч исемлекләрне караячак һәм грант алучыларның җыелма исемлеген төзиячәк.