Балалар арасында “Sforzando” Халыкара башкарма сәнгать олимпиадасы үткәрелә

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Казанда балалар арасында “Sforzando” Халыкара башкарма сәнгать олимпиадасы үткәрелә. Конкурста 6-16 яшьлек вокаль һәм хор иҗат төркемнәре, инструменталь ансамбльләр һәм вокаль һәм инструменталь жанрда иҗат итүче ялгыз башкаручылар катнаша.

14 декабрьдә башланып 20 сенә кадәр дәвам итәчәк бәйге, сәләтле яшьләрне барлау һәм аларга ярдәм итү, иҗат төркемнәре, аларның җитәкчеләре, педагоглары арасында элемтә урнаштыру һәм конкурс хәрәкәте кысаларында берләштерү, дәүләт, коммерцияле һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен иҗат төркемнәре проблемаларына җәлеп итү максатыннан, оештырыла.

Олимпиада ТРның “Sforzando” музыкаль башкаруны үстерү төбәк хәйрия иҗтимагый фонды тарафыннан, ТР Мәдәният министрлыгы, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, “Манеж” Кремль күргәзмәләр залы, ТР Театр әһелләре берлеге ярдәме белән оештырыла.

Бу хакта “Sforzando” Халыкара башкарма сәнгать олимпиадасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International