Бүген, 17 декабрьдән алып Казанның “Мир” кинотеатрында “Канн-2015” кинофестиваленең конкурс программасына кертелгән кинотасмалар күрсәтелә башлый.
Кыска метражлы фильмнар җыелмасында Россия, Франция, Германия, Финляндия һәм Куба, Иран кинокартиналары тәкъдим ителә. Барлык фильмнар да фильмны төшергән ил телендә субтитрлар белән күрсәтеләчәк.
Тамашачылар “Вернуть до” (“To return until”, Финляндия), “Леонардо” (“Leonardo”, Франция), “Отсутствующий” (“Absent”, Германия), “Амфибия” (“Amphibian”, Куба), “Скотобойня” (“Slaughterhouse”, Иран), “Возвращение Эркина” (Россия, Кыргызстан) кинотасмаларын карый алачак, дип хәбәр итә кинотеатрның матбугат хезмәте.