Людвиг ван Бетховенның тууына 245 ел тулуны Казанда да билгеләп үтәләр

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Казанда, бөек композитор Людвиг ван Бетховенның тууына 245 ел тулу уңаеннан, шушы юбилейга багышланган халыкара фестиваль узачак.

Проектта П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе хоры, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе хоры, Казан консерваториясенең симфоник оркестры катнаша, дип хәбәр итә җирле консерваториянең матбугат хезмәте. Фестиваль бүген 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International