Әлмәт белән Туймазы артистлары урыннарын алыша

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Әлмәт белән Туймазы артистлары урыннарын алыша.

Яңа проектны Туймазы театры режиссеры Байрас Ибраһимов тәкъдим иткән.

Аның тарафыннан 2 ел элек Әлмәт сәхнәсендә куелган, хәзерге көндә Туймазы артистлары да уйнаган “Сагынуларга ни чара?” спектакле тамашачылар өчен күңелле сюрприз булачак. Әлмәтлеләр яңа коллективта үзләрен сынап кайтты инде. Туймазы труппасыннан безнең сәхнәдә уйнаячак актерларны исә 23 гыйнвар көнне күрә алачакбыз, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

Әлмәт театры өчен мондый тәҗрибә уртаклашу яңалык түгел. Беренче тапкыр 70 нче елларда “Юлдан язган” спектаклендә (реж. Гали Хөсәенов) безнең артист Кави Бариев һәм Камал театры аксакалы, ТР һәм РФның халык артисты Әзһәр Шакиров урыннарын алышкан иде. Шулай бу ике театр актерлары Туфан Миңнуллинның “Сөяркә” спектаклендә дә алмашынып уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International