Нәҗип Җиһанов исемендә “Мирас” татар музыкасы фестивале була

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

 3-8 февраль көннәрендә Казанда беренче тапкыр “Мирас” татар музыкасы фестивале була. Нәҗип Җиһанов исемен йөртәчәк әлеге фестивальдә Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин һ.б. танылган татар профессиональ композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

3 февраль көнне тамашачыларга тәкъдим ителәчәк концерт программасында Н. Җиһановның “Нәфисә” увертюрасы, 5 нче номерлы симфониясе, татар темаларына сюитасы яңгырар дип көтелә.


6 февральдә Заһидулла Яруллин һәм Нәҗип Җиһанов иҗат иткән “Тукай маршы”, Алмаз Монасыйповның 3 нче номерлы симфониясе, “Наемщик” драмасыннан Салих Сәйдәшев вальсы, Рөстәм Яхинның Фортопиано һәм оркестр өчен концертын тыңларга мөмкин булачак.

8 февраль көнне Леонид Любовскийның Скрипка өчен оркестр белән концерты, Рәшит Кәлимуллинның 7 нче номерлы симфониясе, Резеда Ахиярованың “Гармония гимны” кантатасы, Шамил Шәрифуллинның оркестр өчен “Җыен” концерты тамашачы хозурына тапшырыла.

Фестиваль концертлары С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак, диелә әлеге мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International