Питрәч районының Шәле авылы халкы сәнгать бәйрәме оештырды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Сәхнәбезнең күрке булган Рәис Шаһвәлиев, Ирек Әхметшин, Резидә Насырова, Резидә Гайнуллина, Рамис Әхмәтшин, Илнур Сөнгатуллин, Альмира Таһирова, Гөлдания Хайруллина, Рафилә Әхмәтшина, Люция Апулова, Розалия Шәмсетдинова, Рәмзия Шәмсетдинова, Эльвира Назмиева, Исмәгыйль Шагвалиев, Миләүшә Шаһвәлиева, Рамилә Мөхәмәдъярова, Галиуллин Илдуслар өч сәгатьләп халыкны күңелле ял иттерделәр.

Шәле шаяннары ферма көтүе булып та чыктылар, базарда пирожки да саттылар, мунча биюләрен дә биеп күрсәттеләр. Кыскасы бик матур программа күрсәттеләр.

Авылда яшәүче чегән авылдашларыбызның “Цыганский кабриолет” ансамбльләренең чыгышы тамашачыларыбызга аеруча ошады.

Барлык үзебезнең артистларга, тамашачыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-сау булыгыз! Кабаттан сезнең белән яңа кичәләр дә очрашырга язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International