Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында “Могҗизалар кыры” үтте

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Шахмат һәм шашка уйнаучылар үзара көч сынашты. Алар  арасында   Лиана Садыйкова беренче, Полина Киселева икенче, Сәйдә Хәсәнова өченче урын алды.  Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук  “Могжизалар кыры” интеллектуаль уены оештырылды. Балалар әлеге уенны түземсезлек белән көтеп алды, аларның шулкадәр   барабанны  әйләндереп карыйсылары, тизрәк сорауларга җавап бирәселәре килә иде. Уенның темасы сәламәт тормыш рәвешенә багышланды. “Могҗизалар кыры” бик күңелле  үтте. Финалга Ләйсән Гарифуллина,  Маша Мишагина, Диләрә Демидова  финалга чыктылар. Киеренке көрәштә  Ләйсән Гарифуллина җиңү яулады.

“Могҗизалар кыры”нда катнашучыларның барысына да уен бик ошады. Интеллектуаль уеннан алар  күтәренке кәеф алды һәм  истәлекле бүләккә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International