Татарстан паркларында театраль экипаж 200 ләп спектакль күрсәтергә һәм 1 тонна мандарин өләшергә ниятли

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

 Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яр Чаллы калалары буйлап әкият геройлары белән 5 театраль экипаж сәяхәткә кузгала.

Музыкантлар, цирк һәм театр артистлары, әкият геройлары тамашаларны 29 декабрь көнне күрсәтә башлый. Аларны шәһәрләрнең төрле урыннарында —парк һәм скверларда, җәяүлеләр урамнарында күрергә мөмкин булачак. 10 көн дәвамында сәяхәтчеләр 200 тамаша күрсәтергә һәм 1 тонна мандарин өләшергә ниятли.

“Шәһәрдә әкиятләр” (“Сказки в городе”) — Казан театрлары (К. Хабенский студиясе, “Изуми”, “Сдвиг” һ.б.) һәм Мәскәүнең “Высокие братья” театрының уртак спектакле. Аны Мәскәү һәм Татарстан режиссерлары сәхнәләштергән.

Чара ТРда Парк һәм скверлар елы уңаеннан уздырыла, диелә “Татарстан парклары” командасы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International