Күннәр! Хәзер дә сер бирмәгез!

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Күннәр быел үзара  салым акчасына авыл урамнарына таш җәяргә килештеләр. Тоннасы 550 сумнан 838200 сумлык 1524 тонна  вак таш Татар Тау Иле “Горняк” таш чыгару карьерыннан алынды. Таш белән генә эш бетми бит әле, язгы сулар ага торган ерганакларга металл торбалар урнаштырырга кирәк. Төрле диаметрдагы 11 метр  озынлыктагы торбалар 165000 сумга төште. 826800 сум техника, материалларны кайтару, вак ташны юлга җәю, торбаларны  урнаштыру – кыскасы, эш өчен түләнде.

Аллаһы Тәгаләгә шөкер! Мәктәп һәм Пионер урамында елның  теләсә кайсы вакытында йөрерлек таш түшәлгән  юллар хасыйп булды.  Әле Тукай урамының бер өлешенә дә җитте.

Киләсе җәйгә  ул урамны да юллы итү каралган.

2016 елга санаулы көннәр калган. Күн авылы җирлеге башлыгы Рифкать Галимҗан улы аягын алдан киенеп куйган инде. Киләсе елга халыкны су белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсе төп бурыч булып тора. Безнең Күндә, әлхәмдүлиллаһ, Рәдиф Шәрипов һәм бүген Рифкать Баһавов вакытында да су белән тәэмин итү яхшы куелды. Тик кайбер кешеләр һәм дачниклар гына яшелчәсенә, бәрәңгесенә, алмагачына көне-төне су сибү сәбәпле, югары очта нәкъ кирәк вакытта  су кытлыгы булгалый. Аннан сусаклагыч башнялар да тузган. Ферма территориясендәге башня өчен П.М.Гаврилов исемендәге хуҗалык җаваплы. Пионер урамындагы сусаклагыч башня мәктәп бинасы салынган 1977 елда куелган иде. Башняның аскы өлеше  тәмам черегән. Ә башня бәясе  - 500 мең.

Сусаклагыч башнялар һәм чишмәләр янына санитар зоналар төзисе бар. Су насосы да искергән, бүген-иртәгә җан  бирергә тора. Аның да бәясе саллы – 360 мең.

Яңа еллар узгач, шәт инша Аллаһ, үзара салым җыю турында тагын референдум үткәрелер. Үзара салым акчасын тиз генә йөз процент җыеп, республика программасына кереп калырга иде, хөрмәтле авылдашлар. Матур җәйләрдә мул сулы булып каласы иде.

Күннәр! Сез беркайчан да  сынатмый идегез. Сезнең бабаларыгыз 1897 елда тирә-якта бердәнбер җәдитчә “Гыйсмәтия” мәдрәсәсен ачканнар, икенче мәхәллә булдырганнар. Атаклы Оренбург бае Әхмәтсафа Хәсәнов ярдәмендә мәдрәсә бинасы (120 урынлы), бут ташыннан мәчет, имам һәм мөдәррис Габделкадыйр Гыйсмәти гаиләсенә йорт салганнар. Хәзер дә сер бирмәссез, дип уйлый минем күңел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International