Казанда “Елдан-елга бәхет телибез. Кытай йолдызлыгы әкиятләре” күргәзмәсе эшли

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

ТР Сынлы сәнгать музеенда “Елдан-елга бәхет телибез. Кытай йолдызлыгы әкиятләре” (“Из года в год желаем счастья. Сказки китайского зодиака”) күргәзмәсе эшли башлады. Кичә ачылган экспозиция “Балалар әкият сурәтли” проекты кысаларында “Әкиятләр укыйбыз, әкиятләрне ясыйбыз, бер-беребезне беләбез” шигаре белән 2004 елдан бирле үткәрелә.

Аның асылы — халык әкиятләре аша балаларны башка ил халыклары мәдәнияте белән таныштыру, шул рәвешле, аларда үз милли мәдәниятләренә кызыксыну уяту.

Проект үсешенең хәзерге этабында балаларның сәнгати кызыксыну предметы − 2015 елның май аенда бастырылган “Из года в год желаем счастья. Китайские народные сказки 12-летнего календарного цикла” китабы.
А. С. Пушкин исемендәге ДССМның Мусейон балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү эстетик үзәгенең гаилә төркемнәрендә катнашучылар, кытай йолдызлыклары затларына багышланган әлеге кызыклы тарихларны укып, үз кичерешләрен шәхсән һәм төркемдә иҗади эшләрдә чагылдырырга тиеш булган.

Әлеге проектка Мәскәүнең 1231 нче номерлы һәм Италиянең Россиядәге илчелеге каршындагы мәктәпләрдә белем алучылар да кушылган. Алар өчен махсус мастер-класслар оештырылган.

Күргәзмә ачылу тантанасында яшь тамашачылар картиналар һәм Кытай техникасы белән ясалган кул эшләнмәләре белән танышты. Шулай ук конкурслар, уеннар, табышмаклар аша Кытай мәдәнияте белән дә таныша алды һәм Кытай мультипликацияләрен тамаша кылды. Актив катнашучыларга Кытайдан алып кайткан открыткалар бүләк ителде.

Экспозиция Кытайда 20 ел яшәгән һәм аның милли сәнгатен өйрәнгән тәрҗемәче Владимир Захаров чыгышы белән ачылды. Кытай календарьларының ни рәвешле барлыкка килүе балаларга аеруча да мавыктыргыч булды. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Мисал өчен, балаларга Кытай календарендагы еллар ни өчен билгеле бер хайван исемнәре белән аталуын аңлыттылар. Презентация киләсе ел “хуҗасы”на багышланган Кытай халык әкияте белән тәмамланды.

Казагда күргәзмә 29 февральгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International