Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел елгасының яр буе линиясе янындагы территорияне үстерү турында проектны эшләүчеләр белән сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта бәян иткәнчә, очрашуда APUDG идарә директоры һәм архитекторы Норлиза Хашим, Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Абдулганиев, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов һәм башкалар катнашты.
Искәртеп үтелгәнчә, 2015 елның 22 нояберендә Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсе һәм Яңа Татар бистәсен карап чыкты һәм нәтиҗәдә берничә йөкләмә биргән иде. Беренчедән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының әлеге территорияне яр буе белән бәйләнештә торгызу концепциясен игътибарга алырга. Икенчедән, APUDG и IBFD Fund составында Россия-Малайзия консорциумы белән Яңа Татар бистәсен үстерү мастер-планын әзерләү мәсьәләсе буенча элемтә оештыру өчен эш төркеме булдырырга.
Очрашуда шәһәрне планлаштыру кысаларында сәнәгать зоналарын үстерү мәсьәләләре каралды, дөньяда сәнәгать зоналарын һәм яр буе территорияләрен торгызу тәҗрибәләре тәкъдим ителде, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм консорциум арасында Яңа Татар бистәсен торгызу концепциясен эшләү буенча килешүне әзерләү мәсьәләләре турында сүз барды.
Концепцияне эшләүчеләр билгеләгәнчә, проект нигезендә - сәнәгать зонасын тернәкләнденрү һәм шәһәрнең Идел буе яры белән яңача бәйләнешен булдыру. Мәйданчык Казанның яңа бизнес-үзәге булачак, әлеге киңлекнең тарихи, мәдәни һәм табигый-рекрацион объектлары сакланачак, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.