Чаллыда Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль куелачак

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Киләсе елга Чаллы дәүләт татар драма театрында Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы“ әсәре буенча яңа спектакль куелачак. Сценарий авторы – күренекле язучы Ркаил Зәйдулла. Театрда спектакльне укыдылар инде. Аны Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштерә, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International