Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы була

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) губернатор рөхсәте белән беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә. Бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казан каласын шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.

Шуңа туры китереп, бүген сәгать кичке 7дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы була. Бүген әлеге театр 109еллыгын билгели.

Бүгенге татар театры - халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул. Татар театры алга таба да Татарстан һәм Россия җирендәге, шулай ук бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән яшибез без, диелә камаллыларның виртуаль дөньядагы битендә.

Белешмә өчен. Дамир Сираҗиев премиясе — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, еллык премия. Муса Җәлил премиясе лауреаты (1989), татар сәхнәсенең талантлы режиссеры, милли хәрәкәт активисты, сәясәтче, милли мәнфәгатьләр өчен акчасын кызганмаучы эшмәкәр Дамир Сираҗиев (Раид Равил улы Сираҗиев) (1954-1998) исемен йөртә. Премия 1999 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Камал театры, Татарстанның «Җыен» фонды тарафыннан гамәлгә куелган.

Режиссерлар Марсель Сәлимҗанов, Александр Славутский, Фәрит Бикчәнтәев, Рифкать Исрафилов, Рөстәм Галиев, композитор Мәсгудә Шәмсетдинова, драматурглар Зөлфәт Хәким, Юныс Сафиуллин, рәссам Таң Еникеев, артистлар Ринат Таҗетдинов, Роза Хәйруллина, Нуриәхмәт Сафин, Илдар Сәитов һәм сәхнә сәнгатенең башка вәкилләре төрле елларда Дамир Сираҗиев премиясе белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International