Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы Татар драма театрын юбилее белән котлады. Юбилей уңаеннан оештырылган чарага күп санлы кунаклар җыелган иде.
Артистларны беренче булып ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның театр коллективына адресланган Рәхмәт хатын укыды. Анда Республика башлыгы труппага актив иҗади эшчәнлек һәм татар сәхнә сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдергән. Ул, Чаллы Татар драма театрының ил өчен катлаулы вакытта оештырылуын, катлаулы үсеш юлы узуын һәм күп санлы тамашачылар мәхәббәтен яулавын билгеләп үткән.
“Сезнең коллектив татар театры сәнгатенең данлы традицияләрен саклап иҗади яктан үсеш алуын дәвам итә, уңышлы гастроль эшчәнлеге алып бара, халыкара һәм бөтенроссия фестивальләрендә Татарстан данын яклый. Барыгызга да ныклы сәлмәтлек, бәхет, илһам, иҗади уңышлары телим”, - диелгән Рөстәм Миңнеханов хатында.
Моннан тыш, артистларны автошәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев, Татарстан һәм Башкортстан театрларының җитәкчеләре котлады һәм бүләкләр тапшырды.