Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан һәм Татарстанда туристлар иң күп булган вакыт 3-5 гыйнварга туры киләчәк. Узган ел исә республика кунакханәләрен күбрәк 31 декабрь-2 гыйнвар көннәренә броньлаган булганнар.
Татарстан башкаласы кунакханәләре элегрәк кышкы каникулларда 65 процентка тула торган булса, хәзер исә 80-100 процентка.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.
“Номер фонды артуга да карамастан, отельләрнең тулу күләме дә үсә бара. Узган ел Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 70 меңләп турист килгән булган. Быел без 80-85 мең туристны үз республикабызда көтәбез”, - диде ул һәм чит төбәкләрдән килгән туристлар өчен генә түгел, ә татарстанлылар өчен дә ял итү чаралары оештырылуын, Татарстаннан читкә чыкмыйча гына туристлык маршрутлары буйлап узу мөмкинлеген ассызыклады.
Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, Казанда кунакханәдә яшәү, ашау һәм күңел ачу программалары өчен бәйрәмнәрдә бер кешегә уртача 4-4,5 мең сум акча кирәк булачак.
ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Яңа елда Татарстанга автокәрван килүе хакында да хәбәр итте. 10-12 автойорт Татарстан Республикасы буенча сәяхәт кылачак. Алар Казан, Зөя, Болгар, Яр Чаллы, Чистай, Биләр, Тәтеш кебек туризм үсеш алган җирләрдә булачак һәм Мәскәүгә кире юл алачак.