ТР буенча ЭЭМ “Полиция кыш бабае” акциясе кысаларында балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрде

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

16 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр Татарстанда, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы ихтыяҗларын яклау, социаль яктан имин булмаган һәм аз керемле гаиләләрне ачыклау максатыннан, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “Полиция Кыш бабае” акциясе үткәрелә. Бүген әлеге министрлыкның Мәдәният үзәгендә югарыда телгә алынган акция кысаларында балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Чарага “Благие дела” хәйрия фондыннан аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, шулай ук эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле сабыйлары, хезмәти вазифаларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең балалары – җәмгысе 120ләп кеше чакырулы иде.

Бәйрәмдә иң элек аниматорлар сабыйлар белән уйнап, аларның күңелен күрде. Балаларга Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы белән аралашу мөмкинлеге булдырылды. Чарага килгән һәр балага бүләкләр өләшенде. Шуннан соң балалар Казан театр училищесе студентлары тарафыннан сабыйлар өчен махсус әзерләнгән “Мирись, мирись и больше не дерись” спектаклен тамаша кылды.

Моннан тыш, бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полициянең участок вәкаләтләре һәм балигъ булмаганнар эше бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Лариса Осипова матбугат конференциясе уздырылды. Ул искәртеп үткәнчә, “Полиция Кыш бабае” акциясе республикада 2005 елдан бирле оештырылып килә. Шунысы игътибарга лаек: Татарстанда башлангыч алган әлеге акция хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендә дә уздырыла. Полиция полковнигы сүзләренчә, акция аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим, шулай ук эчке эшләр органнарында профилактик учетта торучы балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелә. Полиция хезмәткәрләре шундый гаиләләргә барып, бүләкләр өләшә, алар белән әңгәмәләр уздыра.

“Бу – хәйрия акциясе һәм ул, иң беренче чиратта, полиция хезмәткәрләре тарафыннан җыелган акчага үткәрелә. Эчке эшләр органнарында зур йөрәкле кешеләр эшли, алар бик теләп балаларны Яңа ел бүләкләре, күчтәнәчләре белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Моннан тыш, әлеге акция кысаларында социаль учреждениеләргә – балалар йортларына, әти-әнисе баш тарткан сабыйлар дәваланган хастаханәләргә, шулай ук балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләренә, ябык типтагы уку йортларына бару күздә тотыла. Яңа ел барлык балалар өчен дә бәйрәм булырга тиеш”, – дип сөйләде Лариса Осипова. Моннан тыш, Яңа ел бүләкләрен алуда иганәчеләр – республика оешмалары, ширкәтләре, тетарлары, музейлары, сәүдә-күңел ачу үзәкләре дә ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт  опера һәм балет академия театры, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г,Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ), ТР Милли музее “Полиция Кыш бабае” акциясен үткәрүгә булышлык итә. Моның нәтиҗәсендә, имин булмаган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр Чыршы бәйрәмнәренә бушлай бару мөмкинлегенә ия.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте өлкән референты Әлфия Сафина билгеләп үткәнчә, “Полиция Кыш бабае” акциясе – хәйрия акциясе генә түгел, профилактик чара да. Балаларга бәйрәм бүләк иткәндә гаиләдәге шартлар да тикшерелә, өстәвенә, моңарчы полиция хезмәткәрләренең күз уңына эләкмәгән имин булмаган гаиләләр ачыкланып контрольга алына.

Аерым алганда, былтыр акцияне уздыру барышында полиция хезмәткәрләре аз керемле 4698 гаиләгә барган, балигъ булмаганнарга, нигездә, эчке эшләр органнарында профилактик учетта торганнарга, 11 меңнән артык бүләк тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International