“Бизнес-десант” эшмәкәрләр белән өйрәнүләр үткәрә

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Татарстанның Икътисад министрлыгы “Бизнес-десант” акциясе үткәрә. Ул   эшмәкәрләр өчен  бушлай үткәрелә торган  семинарлардан гыйбарәт.  Чираттагы шундый очрашу  Питрәчтә дә үтте.  Очрашуда  район башлыгы Эдуард Дияров та катнашты, ул  район җитәкчелегенең кече һәм урта бизнес үсеше белән кызыксынуын билгеләп үтте.

- Без  үзебезнең җитештерү  мәйданчыкларын, бизнес-инкубаторларны булдырырга  әзербез.  Проектлар тәкъдим ителүгә дә карамастан, аларны хуплаучылар юк.   Аларга дөрес караш булдырырга,   проектларны өйрәнергә, аларның  асылына төшенергә тырышырга, киләчәккә планнар корырга кирәк. Бу бик   мөһим, - дип билгеләп үтте Эдуард Мәхмүтович.

Семинарда катнашучы экспертлар  әзер бизнес-идеялар тәкъдим итте. Әлеге бизнес-комплектлар белән  теләсә кем эш башлый ала   -  эш алып баручы эшмәкәрләр дә, эш башлаучылары да. Сүз уңаеннан,  бүгенге көндә районда  758 кече эшмәкәрлек объекты бар. Шулардан 201е  - Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, ә 570е  -  шәхси эшмәкәрләр һәм фермер хуҗалыклары.  2011 елда эшмәкәрлек киң колач  алды. Ул чакта 1000гә якын объект бар иде, 2014 елда  алар 670кә калды.

Питрәчтә  әлеге чара ике аудиториягә билгеләнгән иде. Аның беренчесе район эшмәкәрләре, икенчесе   чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен оештырылды. Икенче очракта экспертлар мәктәп укучыларын кызыксындырган сорауларына җавап бирде,  аларга, бигрәк тә,  эшмәкәрлек эшчәнлеген сайларга теләүчеләргә  киңәшләрен җиткерде.

Районның бизнес вәкилләре дә үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап ишетте.  Нигездә, сораулар  Татарстан Республикасында  кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау  чаралары турында  иде.

 


”Бизнес-десант”  республиканың  17 муниципаль  берәмлегендә булды инде.  Гомумән, Татарстанның барлык 45 район үзәгендә 52 семинар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International