ТРның әйдәп баручы ММЧ вәкилләре өчен ТР Милли музеенда читтән кеше аягы басмаган урынга экскурсия оештырылды

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ТР Милли музееның саклаулыгына экскурсия оештырылды.

Әлеге музей генераль директорының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча  урынбасары Светлана Измайлова сүзләренчә, саклаулыкта Татарстанның милли мирасы, республика музей фондының яртысыннан күбрәк өлеше саклана. “Без биредә татар халкы тарихы буенча иң зур коллекция тәкъдим ителүе белән горурланабыз, бу – безнең музей тупланмасының мөһим өлешләреннән берсе. Без яңа проект әзерләдек, ул музей фонды белән таныштырудан гыйбарәт. ТР Милли музее “йөрәге”нә ММЧ вәкилләрен беренче тапкыр кертүебез, – дип билгеләп узды ул. Аның сүзләренә караганда, саклаулыкта хәтта музейда эшләүче кайбер фәнни хезмәткәрләр дә булмаган. Светлана Измайлова экспонатларны саклауга аерым шартлар таләп ителүенә игътибарны юнәлтеп: – Бүген республикадагы иң зур музейларның берсендә саклау урыннары җитәрлек түгел, бездә заманча саклаулык, җиһазлар һәм климатны контрольда тоту системасы юк”, – дип проблемаларны барлап сөйләде.

ТР Милли музее генераль директорының музей әйберләрен исәптә тоту һәм саклау буенча  урынбасары Фәния Степанова китергән мәгълүматларга караганда, бүген саклаулыкта саклау берәмлеге саны 900 меңнән артып китә, ел саен 2-3 меңләп экспонат кабул ителә. Ул быел ТР Милли музеена 120 ел тулуын искәртеп, музей тупланмаларның нигезен галим Андрей Лихачев коллекциясе һәм 1890 елгы фәнни-сәнагать күргәзмәсе экспонатлары тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, музейда документаль ядкарьләр, китаплар, сынлы сәнгать әйберләре һәм фәнни-табигать фондлары бар.

Экскурсия барышында иң элек журналистлар фотолар саклаулыгында булды. Сынлы сәнгать һәм документаль чыганаклар бүлеге мөдире Наталья Фомина әйтүенчә, хәзерге вакытта музейда 50 меңләп фото исәпләнә, алар берничә фондта саклана. Аерым алганда, журналистлар булган фәнни-ярдәмчел фондта – 18 меңләп фото. Аларның күбесе тематик. Араларында, әйтик, Казан күренешләрен, татарлар һәм Идел буе халыклары типажларын чагылдырганнары бар.

Аннан соң журналистлар язма чыганаклар фондында булды. Биредә 1600ләп саклау берәмлеге исәпләнә. Әлеге фонда саклана торган иң борынгы документ – 1521-1524 елларда Казан, 1532-1551 елларда Кырым ханы булган Сәхибгәрәй ханның Тархан ярлыгы. Ул 1523 елга карый. Бу – Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер документ. Ул гарәп графикасы белән шәркый кәгазьгә язылган 2 биттән торган төргәктән гыйбарәт, аңа  шакмалы кызыл мөһер сугылган. Бу төр грамоталар билгеле бер салым ташламаларына ия булу хокукы биргән.

Моннан тыш, ММЧ вәкилләренә рәсем сәнгате саклаулыгы тәкъдим ителде. Биредә картиналар махсус эшләнгән агач киштәләрдә саклана. тупланмаларның нигезен югарыда телгән алынган Андрей Лихачев коллекцияләре тәшкил итә. Әлеге фонд экспонатларның гаять зур өлеше узган гасырның 60нчы елларында ачылган ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена тапшырылган.

Журналистлар ТР Милли музееның табигать фәннәре фондында да булды. Бүген биредә 7 меңләп экспонат исәпләнә. Шулардан иң борынгысы – 1897 елгы бүре карачкысы. Экзотик кошлардан, әйтик, авырлыгы 2 граммга тигез булган колибри карачкысын күрергә була.

Әйберләр фондында борынгы самавырлар, люстралар, кара савытлары, шәмдәлләр, кыңгыраулар саклана.

ММЧ вәкилләренә күрсәтелгән соңгы экспонатлар 1945 елда Казан авиация заводында чыгырылган “По-2” самолеты һәм 1931 елгы “Газ-А” машинасы булды.

Киләчәктә бу төр экскурсияләрне музейга килүчеләр өчен дә оештыру күздә тотыла.

Экскурсиядән соң очрашу чәй табыны артында дәвам итте. ММЧ вәкилләренә хезмәттәшлек өчен ТР Милли музееның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International