Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Композиторлар берлеге һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин белән очрашты. Очрашу “Корстон” комплексында узды.
Искәртеп үтәбез: Рәшит Кәлимуллинның РФ Композиторлар берлеге җитәкчесе вазифасына билгеләнүе турында агымдагы елның 9 декабрендә билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов композиторның Татарстанның мәдәният өлкәсен үстерүдә зур хезмәтләрен билгеләп үтте. ТР Президенты аны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады һәм уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.