КЫСКА ХӘБӘРЛӘР!

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2016 ЕЛ БАШЫННАН  дүрт бәхетле пар   никахларын законлаштырган. Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле, ЗАГС бүлеге  белгечләре билгеләп үтүенчә,  никахларын законлаштырырга теләүчеләрнең кимүе күзәтелә.

ПИТРӘЧ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА “Яңа ел открыткаларда” тематик күргәзмәсе эшли. Экспозициядә  төрле елларда чыккан котлау открыткалары тәкъдим ителгән. Алар арасында  Совет чорындагы, шулай ук  заманча открыткалар да бар. Күргәзмә  ай ахырына кадәр эшләячәк.

“КАР АВТОМОБИЛЕ-2016” профилактик операциясе башланды. Аны ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы,  ау хезмәте   кар автомобиле хуҗаларының  теркәү кагыйдәләрен үтәүләрен,   техтикшерүне вакытында үтү,  тиешле категориягә туры килүче  идарә итү таныклыкларын тикшерү максатыннан үткәрә. Кар автомобильләрен теркәү кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга 1,5-2 мең сум, юридик  затларга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф каралган. Аларны техтикшерүдән,   тиешле категория  таныклыктан башка  файдаланган өчен  100 сумнан 300 сумга кадәр (физик затлар), 500 сумнан 1000 сумга кадәр (вазифаи затлар) штраф салына. Әлеге операция  март башына кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International