22 гыйнварда 18.30да С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “La Primavera” камера оркестры, яшь музыкантлар – балалар музыка мәктәпләрендә укучылар белән берлектә, "Звезды из завтра" дип аталган концерт куя. Сәхнәсендә 100 дән артык яшь артист чыгыш ясаячак.
Иң яшь катнашучы Умар Бикбаевка - нибары 7 яшь. Концертта шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган артистлар да катнаша. Мисал өчен, 7 нче сыйныфта укучы Булат Миңнуллин туганнан алып күрми, ә Алексей Романовның исә бармаклары юк. Шуңа да карамастан, ул музыка уен коралында бик оста уйный.
Проект җитәкчесе, оркестрның баш дирижеры Рөстәм Абязов сүзләренчә, әлеге концерт балалар өчен бик көчле иҗади стимул булачак.
Мәдәни чара - оркестр һәм балалар музыка мәктәпләренең икенче уртак проекты. Узган елның гыйнвар аенда “La Primavera” белән берлектә академик музыка уен коралларында уйнаучылар, халык музыка уен коралларында чыгыш ясаучылар, академик классиканы башкаручы вокалчылар концерты үткән иде.
Концерттан соң оркестр Самарага юл тота. Аннан катйкач исә “La Primavera” “Искусство смычка” IV халыкара фестиваленә әзерләнә башлаячак. Анда Франция, Швеция, Голландия, АКШ кебек илләрдән катнашучылар көтелә, диелә оркестрның матбугат хезмәте хәбәрендә.