Г.Тукайның Казандагы әдәби музее “Яңа гасыр” дигән кичәгә чакыра

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

15 гыйнвар көнне сәгать 15.00дә Г.Тукайның Казандагы әдәби музее “Яңа гасыр” дигән кичәгә чакыра. Әдәби чара “Әл-гасрел җәдит” журналының беренче саны чыгуга 110 ел тулуга багышлана.

Г.Тукай музее хезмәткәрләре оештырган чара өч өлештән торачак: “Г.Тукай Җаекта” залына экскурсия, Татарстан матбугатчылары белән очрашу һәм республика мәктәп укучылары өчен махсус мәдәни журнал нәшер итү уены.

Чарага 5-8 нче сыйныф укучылары чакырыла.

Г.Тукайның әдәби музее шагыйрь шәхесенә, иҗатына багышланган проектларны даими оештырып тора. Әдәби-музыкаль кичәләр, төрле авторлар белән очрашулар, күргәзмәләр гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International