ТР Президенты мәдәният учреждениеләренә грантлар бүлеп бирү турында Указ имзалады

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген,  әйдәп баручы коллективларның әһәмиятле иҗади проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан,  “2016 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә ТР Президенты грантлары бирү турында”гы Указны имзалады.

ТР Президентының рәсми сайтында дөнья күргән документта мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә ТР Президенты грантлары алучылар билгеләнгән: Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Качалов исемендәге Зур рус драма театры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, “Бермәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбле.

2016 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә ТР Президенты грантларының гомуми күләме 263 млн 908,4 мең сум дип билгеләнгән. ТР Министрлар Кабинетына һәр грант алучы өчен төгәл күләмне билгеләү йөкләнгән.

Указ имзаланган көннән үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International