Шагыйрь Илдус Гыйләҗевкә 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе була

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

22 гыйнварда сәгать кичке 5тә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14) шагыйрь Илдус Гыйләҗевкә 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе була. Анда Республикабызның күренекле нәфис сүз осталары һәм танылган җырчылар башкаруында И.Гыйләҗевның шигырьләре һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгыраячак.

Чатыртаудан илһам алып, җир кешесенең илаһилыгына сокланып иҗат итүче Илдус Гыйләҗев үзенең шигырьләрендә авыл халкын, аның яшәешен, язмышын, фидакарьлеген дөнья биеклегенә күтәрә. “Матур шигырь языйм, дисәң, ... Кешеләрне ярата бел, Йөрәгеңә сыйсын галәм!” дигән юллар белән раслый ул аны.

“Җир китабы”, “Серле мәгарә”, “Чатыртау тылсымы” һ. б. җыентыкларында урын алган әсәрләрендә халкыбыз тарихы белән бәйле һәр вакыйга шагыйрь күңелендәге серле уй-хисләргә төрелеп, якты киләчәккә зур өметләр уятып тасвирлана.

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Язучылар берлегенең Һ. Такташ исемендәге премиясе лауреаты Илдус Гыйләҗев поэзиясендә көйгә салынган шигырьләр дә аз түгел, диелә ТР Язучылар берлегеннән алынган мәгълүматта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International