Каюм Насыйри музеенда аның иҗаты һәм тормышына багышланган китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Бүген сәгать 15.00 дә Каюм Насыйриның Казандагы музеенда фәлсәфәче һәм мәдәният белгече Елена Яковлеваның “Тамырларга кайту: Каюм Насыйри заман күзлегеннән. Татарның Леонардо да Винчисы хакында фәлсәфи фикерләр” китабы тәкъдим ителә. Басма Икътисад, идарә һәм хокук институты тарафыннан чыгарылган.

Елена Яковлева фәнни тикшеренүләрендә галимнең иҗатын һәм тормышын фәлсәфи күзлектән өйрәнгән, бөек татар мәгърифәтчесе иҗатының актуальлеген ассызыкларга тырышкан. К. Насыйри иҗатында кешегә һәм кешелеклелеккә, шәхес һәм милли бердәмлек нигезендә белем бирү һәм тәрбия булырга тиеш дигән ышаныч ята. Әлеге идеяләр бегенге җәмгыять өчен дә актуаль.

Китап педагогоика өлкәсендә эшләүче белгечләргә, психологларга, туган якны өйрәнүчеләргә һәм тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучы барлык даирәгә дә чыганак буларак хезмәт итүгә корылган, диелә музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International