Җәмәгатьчелек Наил ага Шәйхетдиновны соңгы юлга озатты

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил ага Шәйхетдиновны (1941-2016) соңгы юлга озыту чарасы булды. Артист каты авырудан соң кичә, 25 гыйнвар көнне,  бакыйлыкка күчте.

Наил Шәйхетдинов белән хушлашырга ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе, мәрхүмнең якташы Минсәгыйть Шакиров, Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, Наил аганың хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, авылдашлары, тамашачылары килгән иде.

Матәм чарасын ачкан министр Айрат Сибагатуллин: “Бу безнең өчен бик авыр көн − бүген Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдиновны соңгы юлга озатабыз. Ул 200 дән артык рольләр башкарды, киноларда төште. Һәрвакыт елмаеп, эшенә теләк белән килеп, рольнең эченә кереп, җиренә җиткереп башкара торган артист иде”, - диде.

К. Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин: “Минем өчен Наил абый талантлы артист кына түгел, ә кеше буларак әйбәт иде. Безнең театрда аны яратмаган кеше юктыр. Ул һәрвакыт ачык күңелле, кешелекле, эшкә һәрчак әзер булды. Бу — театр һәм шәхсән минем өчен зур югалту. Авыр туфрагы җиңел булсын”, - дип Наил Шәйхетдинов турында җылы сүзләр җиткерде.

К. Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов та мәрхүмне зурлап, бу вакыйганың театр өчен зур югалту булуын ассызыклады. “Наил ага даһиларга гына хас сыйфатларга ия булды. Ул үзе тыныч кына иде. Кирәкмәгәндә артык сүзен әйтми, кирәк вакытта кыска гына сүз тота. Яшьләргә дә ул маяк булды, барын да аңлатып бирә белде. Йөрәкләребездә, күңелләребездә, халык арасында син барыбер безнең белән калырсың, Наил абый”, - диде ул мәрхүмне соңга юлга озату чарасында.

Миләүшә Батыршина: “Кичәге хәбәр безнең Чирмешән халкы өчен бик авыр, кайгылы булды. Ул безнең районда туып үсте. Лашман авылында мәктәпне тәмамлады һәм тормыш юлын Кәрим Тинчурин исемендәге театр белән бәйләп, дистәләгән, йөзләгән образлар тудырды. Без Наил абый белән еш аралаштык. Ул һәр елны Сабан туена кайтып йөрде. Казанда торса да, төрле төбәкләрдә чыгыш ясаса да, туган ягын беркайчан да онытмады”, - диде һәм Наил Шәйхетдиновның чирмешәнлеләр күңелендә мәңге сакланачагын билгеләп үтте.

Минсәгыйть Шакиров та Наил Шәйхетдиновны кечкенәдән белүен, аңа тиң булырга теләвен һәм шуңа омтылып үсүен ассызыклады. Наил аганы ул авылда да шаянлыгы, тапкырлыгы, гаделлеге белән аерылып торуын, мәрхүмнең нәселенең танылган һәм ныклы булуын билгеләп үтте. Артистның безнең арада юклыгына ышанмавын әйтте.

К. Тинчурин исемендәге театрның әйдәп баручы артистларыннан Исламия Мәхмүтова әле декабрь аенда гына “Гайфи бабай, өйлән давай!” спектаклендә уйнауларын хәтердә яңартты. “Уйнаган соңгы спектаклебез булыр дип кем уйлаган? Без аның белән партнерлар идек һәм гаилә дуслары да булып яшәдек. Ул искиткеч хезмәттәш булды, без 50 ел бергә эшләдек”, - диде.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Хәлим Җәләй, Айдар Хафизов, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Нуриәхмәт Сафин да истәлекләре белән бүлешеп, мәрхүм хакында җылы сүзләр әйтте.

Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов бүген Казанның Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнә (Самосырово бистәсендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International