Студентлар көне уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры зур бүләк әзерләгән.
Әлеге театрның матбугат хезмәте биргән мәгълүмат буенча, 25 гыйнвардан башлап, театр “Чәршәмбе – студентлар көне” дигән махсус акция тәкъдим итә. Югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларының көндезге бүлегендә укучыларга, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, спектакльләргә билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция кысаларында чәршәмбе көнне барган спектакльгә 1 билетны ташлама белән алырга мөмкин.