Уфа “Нур” театры директоры Илдар Хаҗиев: “Казан тамашачысы бик акыллы һәм белемле”

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

12-15 февраль көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Уфа “Нур” Татар дәүләт театры гастрольләре була.

Бу хакта бүген Г. Камал театры матбугат үзәгендә уздырылган конференциядә хәбәр ителде. Журналистлар белән очрашуда Камал театры директоры Илфир Якупов, “Нур” театры директоры Илдар Хаҗиев, әлеге театрның баш режиссеры Әбылхәер Сафиуллин һәм “Балконнан төшкән мәхәббәт” комедиясендә Фәнилә ролен башкаручы артист, җырчы Дамирә Сәетова катнашты.

Илфир Якупов билгеләп үткәнчә, Г. Камал театры “Нур” театры белән күптәннән хезмәттәшлек итә һәм узган ел камаллылар “Нур” театры сәхнәсендә берничә спектакль күрсәткән булган. Аның сүзләренчә, бу театр белән алмаш гастрольләр уздыру турында килешү бар һәм Казандагы Камал театры артистлары 2 елга бер тапкыр Уфа театры сәхнәсендә спектакльләрен тамашачыларга күрсәтергә планлаштыра.

“Казан тамашачысы бик акыллы һәм белемле. Без бу гастрольләрнең башлануын бик түземсезлек белән көтәбез, һәм безне бу юлы да яратып кабул итсеннәр өчен тырышачакбыз,- дип сүз башлады Илдар Хаҗиев. – Быел безнең театр оешуга 25 ел тула. Камал театры сәхнәсендә беренче гастрольләребезне яхшы хәтерлим. Ул чагында мин артист буларак чыгыш ясый идем һәм бу танылган сәхнәдә уйнау минем өчен зур дәрәҗә иде...”

Ул шулай ук аралар ерак булмавын, татар театрларының якын һәм тугандаш икәнен ассызыклап, Уфага килеп, спектакльләр карарга чакырды.

“Без тамашачыларны шаккатырырга дигән максат белән килмибез. Галиәскәр Камал театры 100 елдан артык яши һәм бөтен театрлар өчен дә үрнәк булып тора. Без монда дуслар белән аралашырга, нәрсәгә дә булса өйрәнергә, үзебезнең сәләтләребезне күрсәтергә киләбез”, - диде Әбылхәер Сафиуллин.

Илфир Якупов Башкортстан Республикасында 2 татар театры эшләп килүен һәм аларга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүен ассызыклап, моңа бик шат булуын әйтте. Моннан тыш, ул БР Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International