Россиянең мәдәни традицияләрен үстерү һәм шагыйрә Марина Цветаева исемен мәңгеләштерү максатыннан, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, КФУның Алабуга институты Марина Цветаева исемендәге VII әдәби премиягә документлар кабул ителә башлау хакында хәбәр итә.
Ачык премиядә музыкаль әсәрләр, шигъри җыентыклар, фәнни монографияләр, шулай ук, Марина Цветаева, аның гаиләсенең тормышы һәм иҗатын чагылдырган эшләр кабул ителә.
Быелгы премия “Шигъри җыентык”, “Цветаева мемориалы” (бу номинациядә музейлар, шулай ук, шагыйрә гаиләсе хакында тарихны мәңгеләштерүдә өлеш керткән шәхси затлар катнаша ала), “Башкару сәнгате”, “Студентлар тикшеренүләре” номинацияләрендә биреләчәк.
Премия лауреатларына истәлек медальләре, лауреат булуларын раслаучы таныклык һәм 75 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Ул 5-9 сентябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә уздырылачак Халыкара Цветаева укуларына багышланган.