5 һәм 6 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында сезонның төп премьерасы - Ж.-Б. Мольерның “Дон Жуан” спектакле була. Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерә торган спектакльгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән тәнкыйтьчеләр бәя бирәчәк.
Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Дон Жуан”ны тамаша кылырга һәм фикерләре белән уртаклашырга “Вопросы театра” журналының баш мөхәррир урынбасары, ГИТИСның театр белгечлеге факультеты мөгаллиме, “Алтын битлек” 2014-2015 Бөтенроссия театраль фестиваль-премиясенең экспертлар советы рәисе, жюри әгъзасы, Халыкара Волков фестиваленең программа директоры Александр Вислов (Мәскәү), “Петербургский театральный журнал”ның интернет-блогы мөхәррире, “Алтын битлек” фестиваль-премиясенең экспертлар советы әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты Татьяна Джурова (Санкт-Петербург), “Алтын битлек” фестиваль-премиясенең экспертлар советы әгъзасы, Станиславский электротеатры каршындагы “Заман тамашачысы һәм тыңлаучысы мәктәбе” кураторы, ВГИК мөгаллиме, сәнгать белеме кандидаты Кристина Матвиенко (Мәскәү) чакырулы.