5 февраль көнне “Казан Кремле” музей- тыюлыгының Туп ишегалды музеенда “Сугышчы рухы. Скифлардан алып − Алтын Урдага кадәр” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлаяак.
Краснодар крае Шабановское авылы халык музее җыелмаларыннан эшләнелгән күргәзмәдә Бронза чорының соңгы өлешеннән алып Алтын Урда чорына кадәр эшләнелгән предметларны күрергә мөмкин булачак. Алар барысы да Кавказ тавы сырты итәгендә Кубань елгасы бассейнында табылган. Болар — сугыш кораллары, ат өчен җайланмалар, билдәмәләр, бизәнү әйберләре, эш кораллары һ.б. предметлар.
Археологик материаллардан тыш, күргәзмәдә Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Чехиянең Масарик исемендәге сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы Валерий Блохинның графика сәнгате стилендә ясалган картиналарын күрергә мөмкин булачак, диелә музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.