Ярчаллылыларга “Насреддин маҗаралары” күрсәтеләчәк

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Яр Чаллыда “Анокси” яшьләр этнографик театры “Насреддин маҗаралары” дип исемләнгән гаилә өчен музыкаль спектакль-мәсәл күрсәтәчәк.

Тамашаны 21-24 март көннәрендә сәгать 11.00 дә һәм 1 апрельдә сәгать 18.30 да “Камаз” мәдәният йортында карарга мөмкин.

“Насреддин маҗаралары” шаян мәзәкләр һәм зирәклек, артистларның мавыктыргыч уены һәм шәрык мохите белән сугарылган.

Ул балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булачак. Куелыш нигезендә “театр эчендә театр” принцибы ята. Режиссер тамашачыларга спектакльдә бераз “уйнап алырга”, шәрык дөньясына чумарга, уен барышында интераектив чараларда катнашып, вакыйганың катнашучыларына әйләнергә тәкъдим итә. Спектакль вакыйгаларны җиңелчә кабул итәргә һәм кыенлыклардан чыгу юлын ирекле рәвештә табарга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International