Ф.Шаляпин исемендәге XXXIV Халыкара опера фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

 Иртәгә, 29 гыйнвар көнне сәгать 14.00 дә, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Федор Иванович Шаляпин исемендәге XXXIV Халыкара опера фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.

Журналистлар белән очрашуга М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфаль Мөхәммәтҗанов, театрның баш режиссеры Ренат Салаватов, “Трубатур” премьера спектакле режиссеры Ефим Майзель (АКШ) һәм фестивальдә катнашучы җырчы Георгий Ониани (Германия) чакырулы, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International