Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры игелекле гамәлләр кылудан туктамый. Ел дәвамында кариевлылар балалар йортларында, физик мөмкинлекләре чикләнгән интернатларда тәрбияләнүче балалар каршында хәйрия спектакльләре куя.
Чираттагы игелекле чара белән кариевлыларКазанның Яңа Савин районында урнашкан Республиканың махсуслашкан балалар йортында булды. Бу мәрхәмәтле йортта әти-әни назыннан мәхрүм калган ятим, авыру балалар 4 яшькәчә тәрбияләнә. Биредәге шәфкать туташлары балаларны төрле сырхаулардан дәваласа, Г. Кариев театры күрсәткән "Керпе малае дуслар эзли"(Р.Корбан) спектакле геройлары: Керпе, Аю, Төлкеләр аларның күңелләренә рухи көч, сихәт өстәде, чын дуслык үрнәген күрсәтте, диелә әлеге мәдәни учреждениенең матбугат хезмәте хәбәрендә.