Казан кешеләрен һәм кунакларын Кыш бабайны озату өчен Кремль ярындагы Әкият шәһәрчегенә чакыралар

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

31 гыйнвар көнне 16.00дә Казан кешеләрен һәм кунакларын Кыш бабайны озату өчен Кремль ярындагы Әкият шәһәрчегенә килергә чакыралар.

Тамашачыларны концерт, амфибия судносында, боз тауларыннан тюбингта шуу, төрле конкурслар, сюрпризлар һәм бүләкләр көтә. Балалар бу елда соңгы тапкыр Кыш бабай йорты һәм остаханәсендә, Эльфлар мәктәбендә була алачак.

Бу көнне 12.00дән 22.00гә кадәр Әкият шәһәрчегенә керү бушлай булачак. Кремль шугалагы гадәти режимда эшләячәк (һава торышы шартлары әйбәт булган очракта), дип хәбәр итә оештыручылар.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International