5 февраль көнне сәгать 13.00 дә Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” китабы басылуга 105 ел тулуга багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылачак. Чара “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Нинди алар?” дип атала.
Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар гыйнвар аенда ук башланып китте. 15 гыйнварда музейда татар телендә беренче әдәби, фәнни һәм иҗтимагый эчтәлекле “Әл-гасрел җәдит” журналы чыгарыла башлануга 110 ел тулуга багышланган “Яңа гасыр” дип аталган очрашу-кичә уздырылды. Җаек шәһәрендә 1906-1907 елларда чыккан бу әдәби-сәяси журналны оештыручыларның берсе һәм җаваплы сәркатибе Габдулла Тукай (1886-1993) булганлыгы билгеле, нашире һәм рәсми мөхәррире — Камил Мотыйгый (1883-1941).
Чираттагы чара Г.Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” китабы басылуның 105 еллыгына багышлана һәм музейга килүчеләр чара барышында китапның тарихы турында күп мәгълүмат ишетәчәк.
Казан шәһәре мәгариф идәрәсе белән берлектәге “түгәрәк өстәл” татар телендә булачак. Китапның тарихы турында филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин сөйләячәк, бүгенге мәктәптә татар әдәбияты дәресләрен оештыру үзенчәлекләрен КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина бәян итәчәк, диелә музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.