Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, Татарстан дини уку йортлары студентлары арасында, яшь талантларны барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган конкурс уздыра.
Конкурс татарча оста вәгазь уку, татарча яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, Г.Тукай шигырьләрен яисә алардан өзекләрне каллиграфик гарәп хәрефләре белән язу, Г.Тукай шигырьләрен гарәп, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә итү номинацияләре буенча үткәрелә.
Бәйге 2 этапта оештырыла. Аның 1 декабрьдән 29 февральгәчә дәвам итәчәк беренче этабында каллиграфия һәм тәрҗемә эшләре tatarkonkurs@mail.ru. электрон адресына кабул ителә. Татарча вәгазь һәм шигырь укучылар 31 мартка кадәр теркәлә ала. Апрель аенда булачак икенче этапта татарча вәгазь һәм шигырь укучылар чыгыш ясар, конкурска гомуми йомгак ясалыр дип көтелә.
Бу хакта РИИ матбугат хезмәте хәбәр итә.