Студентлар стипендиясенә акчалар бюджетта сакланачак - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

 РФ Мәгариф һәм фән министры, икътисадтагы вазгыятькә карамастан, бюджетта студентлар стипедиясенә акчалар сакланачак, дип белдерә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза "Интерфакс".

"Федераль бюджетта стипендияләр белән тәэмин итү һәм студентларга матди ярдәм өчен кирәкле акчалар тулысынча сакланачак", - дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.

Элегрәк министрлык һәм ведомстволар бюджеты ел башында 10 процентка кыскарачагы мәгълүм булган иде.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International