Россиялеләр шәһәрләрдән читтә планеталар парадын приборсыз карый ала

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Быел гыйнварның соңгы ункөнлегендә күк йөзендә планеталар парадын күзәтергә була. Бу күренеш соңгы мәртәбә 2015 елда булган. Бер рәткә тезелгән биш планета – Меркурий, Венера, Сатурн, Марс, Юпитерны россиялеләр шәһәрләрдән читтә (чөнки төнлә яктырткычлар комачаулый) планеталар парадын приборсыз карый ала, дип хәбәр итә “Аргументы и факты” басмасы.

Аерым алганда, Юпитер белән Венера яхшырак күренә, Марсны кызыл “билдәмә”се буенча танырга мөмкин, Меркурий, гаризонтка иң якыны булганга, шәйләве кыенрак: ул Кояш чыгар алдыннан гына кыска вакытта күренә.

Гомумән, 2016 елда Россия халкы берничә астрономик күренеш шаһиты була ала. 9 мартта Кояш тулысынча тотыла. Бөек Җиңү көнендә, ягъни 9 майда Меркурийның Кояш дискы буйлап узуын илебезнең барлык почмакларында да күрү мөмкинлеге була. Шундый ук күренеш 2032 елның ноябрендә генә кабатланачак икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International