Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, әлеге министрлык каршында оешкан “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТР дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы була. Анда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Иҗтимагый совет әгъзалары һәм дәүләт программасын тормышка ашыруда катнашучылар фикер алышуы көтелә.
Утырышта 2015 елда дәүләт программасының үтәлеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга перспективалары хакында сөйләшү ниятләнә.
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” ТР дәүләт программасының максаты — татар, рус һәм республикада яшәүче башка халыклар телен саклау, өйрәнү, үстерү, шулай ук, татар телен республикадан читтә өйрәнү өчен шартлар тудыру.