Казан студентлары “койрыклар кисә”, “фән граниты кимерә” һәм Татьяналар арасыннан иң гүзәлен сайлый

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

25 гыйнвар – Россия студентлары көне, аны электән студентларны рухи яклаучы саналган Татьяна көне дип тә билгеләп үтәләр.

Бүген Казан каласы муниципаль берәмлеге органнары органнары һәм башкала Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләренең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шул хакта да сүз булды. Бу мәсьәләдә балалар һәм яшьләр эшләре  комитеты рәисе Сергей Миронов чыгыш ясады һәм түбәндәгеләрне бәян итте.

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы халкының 13 проценты – студент. Казан, Екатеринбург белән беррәттән, халкына карата студентлар саны буенча Россия шәһәрләре исемлегендә алда санала. Казанның 35 югары һәм 36 урта махсус уку йортларында 158 мең студент һәм аспирант белем ала. Аларның 70 меңләбе башка шәһәрләрдән, авыллардан килеп укый, 8179ы – 102 чит илдән. Татарстан башкаласында 82 тулай торак бинасы булып, аларда 28 мең студент яши.

Бүген Студентлар көне шәһәрнең барлык югары уку йортрларында да бәйрәм ителә. Хәер, Татьяна көне узган яллардаМ.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узган ялларда инде билгеләп үтелә башлаган. Эстафета, бамперпол, таудан гадәти булмаган әйбергә утырып шуу кебек күңелле чаралар үткәрелгән. Казан каласы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча комитеты белән “Казан яшьләре”/”Молодежь Казани” иҗтимагый оешмасы чәй әзерләп, “Фән граниты” десерты тәкъдим иткән. КФУда бүген бәйрәм туплы хоккей буенча Идел буе федераль округы турнирының финаль матчы һәм “УНИКС”та кичке йомгаклау концерты белән билгеләп үтәләр. Казан илкүләм тикшеренү технологик университетының уку корпуслары ишеге төбендә гадәти булмаган чара үткәрәләр – сессияләрен уңышлы тапшырганнарның “койрыкларын кисәләр”. Икътисад, идарә һәм хокук институтында “Иң гүзәл Татьяна” конкурсы финалын уздыралар. Медицина һәм Энергетика университетларында конкурслар, уеннар үткәрәләр. Җыеп кына әйткәндә, югары уку йортларының шактыенда массакүләм тимераякта, чаңгыда, сноутьюбларда йөреп, кышкы мөмкинлекләрдән файдаланалар. Бүген сәгать кичке 5тә “Пирамида” комплексында “Ел студенты-2015” премиясен тапшыру тантанасыСтудентлар көне чараларына нокта куячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International