ТР мәгариф һәм фән министры студентларны Татьяна көне белән котлады

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

 Бүген Россиядә Студентлар көне - Татьяна көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан студентларын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов котлады.

Бүген Татарстанда сәләтле яшьләргә ярдәм итү өчен барлык шартлар да тудырылган, белем бирү сыйфатын яхшыртуга, яшьләр даирәсендә ялларны оештыру һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур игътибар бирелә. “Безгә белемле һәм квалификацияле белгечләр кирәк, яхшы киләчәккә өметләрне нәкъ менә сез – яшь буын белән бәйлибез”, - диелгән котлауда. – Хәзердән үк күбегез фәнни эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешәсез, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар һәм олимпиадаларда ныклы җиңүләр яулыйсыз”.

"Уку елларында алынган белем сезнең өчен файдалы булудан тыш, тормышта үз урыныңны табарга, хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итсен”, - ди Э.Фәттахов. Аның сүзләренчә, “бүген яңа буын бәйрәме генә түгел, ә яшьләр белән эшләүчеләр һәм безнең илнең киләчәгенә битараф булмаучылар көне дә”.

ТР мәгариф һәм фән министры уку йортларының профессор-укытучылар составына “уртак эшкә бирелгән булулары, энтузиазм, күңел җылысы” өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иминлек теләде.

“Имтиханнар артта калды, сессия тәмамланды, алда – каникуллар. Күңелле яллар, шатлык һәм мәхәббәт! Һәрберегез күңелендә студент еллары, тормышны ярату һәм дәрт саклансын!” - дип теләде студентларга Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International