Юрий Камалтынов: “Бүген студентлар алдында бөтен дөнья ачык”

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

 ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Татарстан студентларын бүген билгеләп үтелә торган Россия студентчылыгы көне белән котлады, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

“Безгә, күп еллар элек вуз тәмамлап чыкканнарга (шәхсән минем өчен ул Киров исемендәге Казан химия-технология институты), бүген сезнең алда ачыла торган мөмкинлекләргә көнләшеп карарга гына кала, - дип билгеләп үтте Ю. Камалтынов. – Бүген сезнең алда бөтен дөнья ачык, сезнең теләсә нинди иң кыю башлангычларны тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Шуңа күрә сезгә уңышлар, тынычлык, имин тормыш телисе килә. Күп еллар узып, үзегез укыган альма-матерны искә алганда, үзегезнең югары уку йортына һәм мөгаллимнәрегезгә рәхмәт сүзләре әйтерлек булсын”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International