ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова Татарстан студентларын Изге Татьяна көне һәм сессияләре тәмамлану белән котлый.
“Студент еллары – искиткеч шәп. Бу, бер төн эчендә башта бөтен кытай теле сыярлык еллар – бу, чыннан да, шулай! Бу вакытны бушка уздырырга, югалтырга ярамый, чөнки яшь бару белән башта шулкадәр мәгълүмат кала алмаячак. Төп фикер: укырга кирәк, чөнки тормышта ул бик кирәк булачак”, - дип билгеләп узды Римма Ратникова.
Студент еллары – яшьлекнең матур чоры, бу вакытта тулы канлы тормыш алып барып, сәламәтлегең белән шөгыльләнеп, киләчәгең турында уйланырга кирәк. Кирәк вакытта яратырга!” – дип Римма Ратникованың сүзләрен сүзләрен китерә “Бердәм Россия” партиясенең ТТБ матбугат хезмәте.