ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Сингапурның "Educare" компаниясе генераль директоры Майк Тируман белән очрашты
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. катнашты.
Яклар “Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем бирү сыйфатын камилләштерү” проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алышты.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.