28-30 гыйнварда Яшел Үзәннең А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицеенда VI республика Онегин укулары була. Анда Мәскәүнең А.С.Пушкин исемендәге 353нче мәктәбе, Татарстан шәһәрләре һәм районнары мәктәпләреннән укучылар катнаша, дип хәбәр иттеләр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгыннан.
Укулар 2 этапта уздырыла. Аның 18 гыйнварга кадәр читтән торып уздырылган өлешендә катнашучылардан гаризалар һәм тикшеренү эшләре кабул ителгән. Укуларның йомгаклау өлеше 28-30 гыйнварда уздырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 28 гыйнварга билгеләнгән.
Быел Онегин укулары шагыйрь Василий Пушкинның (классикның агасы) тууына 250 ел тулуга һәм “Сказка о царе Салтане...” әсәренең 185 еллыгына багышлана.
Онегин укуларының максаты – укучыларның интеллектуаль һәм сәнгати иҗатын үстерүгә булышлык күрсәтү, аларны тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү.
Укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Милли музее филиалы – Е.А.Боратынский музее, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, әлеге районның А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицее оештыра.
Фәнни чарада Россия мәктәпләренең, лицейларының, гимназияләренең 6-11нче сыйныфларында, шулай ук көллиятләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар катнаша ала.