Иртәгә Мамадышның 3нче урта мәктәбе базасында Р.Фәхреддин исемендәге XIII республика педагогик укулары уздырыла. Анда катнашуга Татарстан Республикасы гомумбелем бирү оешмаларының сайлап алу турын узган директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары чакырулы.
Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Мамадыш муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә, оештыра.
Республика педагогик укулары, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, аның педагогик тәҗрибәсен тарату, мәгърифәтче идеяләрен гуманитар цикл дәресләрендә файдалану максатыннан, үткәрелә.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.