Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.
Казан Кремлендә уздырылган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртәбез: Сергей Данкверт Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында булды.