Ел башыннан Татарстанда КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 36 банк кредиты алган

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Ел башыннан Татарстанда крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 6,3 миллион сумлык 36 банк кредиты алган. Гомумән, республиканың 19 районы кредит учреждениеләре ярдәменнән файдаланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Буа районы аграр бизнес вәкилләре 900 мең сумга 4 банк кредитын рәсмиләштергән. ТР ның Яңа Чишмә, Нурлат, Тәтеш районнарында яшәүчеләргә ташламалы шартларда 3 кредит бирелгән, аның суммасы 1,5 млн сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International